Изгелек эшләү-рәхәт!

NET-WORK

Каратун мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел саен картларны һәм балаларны шатландырырга ашыга. Үзләре белән күп итеп бүләкләр, матур чыгышлар, кызыклы чаралар алып килә алар.Ялгызлыктан җаннары өшегәннәргә күңел җылысы бүләк итү - үзе зур шатлык!!!

 

Ялгызларны яклыйк!

ABOUT THE EVENT

Ятим балаларның саны үсеп тора, һәм моның сәбәбе - социаль һәм психик деградация, түбән хезмәт хакы. Ләкин бер әйберне аңлап бетереп булмый: ничек нәни балаларны шундый авыр хәлгә калдырып була?! Ташлап калдырганда, аларның елаудан шешенеп беткән күзләрен салкын йөрәк белән күзәтеп буламы? 
Бүгенге көндә Россиядә 67000 бала тәрбияләүче 200 гә якын ятимнәр йорты эшли. Ел саен 30000 ләп бала җыелып тора. Моның белән беррәттән, тагын бер куркыныч күренеш: картлар йортындагы ташландык, ялгыз картлар. Күбесенең балалары,туганнары бар. Бары тик җансыз кеше генә газиз ата-анасын ташлап калдыра аладыр. Әлеге челтәрдә сүз ятимнәр, картлар йортындагы әби-бабайлар һәм аларга йөрәк җылысы өләшүче Каратун мәктәбе укытучылары һәм укучылары коллективы турында барачак. 2006 нчы елдан бирле ел саен ике-өч тапкыр әлеге изге эшкә алынып, матур очрашулар үткәрә бер төркем укучылар һәм оештыручы укытучылар. Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсе, Кама Тамагы, Чупрәле районында урнашкан ятимнәр йорты, Буа шәһәрендәге картлар йортында нинди генә матур чаралар үткәрелмәде!

Балалар йорты 2017!

 

Булачак журналист (иң зур хыялым!) буларак, соңгы яңалыклар белән таныштырып үтәм: мәктәбебез укучылары җитәкче укытучылар белән Чүпрәле районындагы ятимнәр йортына барып, балаларның күңелләрен күреп кайттылар. Искәртеп үтик: ятимнәр, картлар йортына бару кебек изге эшләр мәктәбебездә дистә елдан бирле оештырылып килә. Мәктәптә әлеге игелекле чарада катнашырга теләк белдерүче укучылар шактый. Шуңа күрә ятимнәр каршына бара торган укучыларга алдан ук катгый таләп куела: программаны әзерләү, чыгыш ясау тулысынча үзеңә кала. Җитәкче бары тик оештыруны үз өстенә ала. 
Озын сүзнең кысыкасы, “Җылы өй” балалар приютына баручы укучылар белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм. 
- Кызлар, бик көчле теләк белән бардыгыз, баруыгызга үкенмәдегезме? 
-Диләрә. Әлбәттә, юк! Безне ачык йөз белән, бик җылы каршы алдылар. Беренче карашка балалар бик моңсу күренделәр. Алар каршына басу кыен булды. Әмма күпмедер вакыттан соң ук арадагы киртә юкка чыкты. 
-Динара. Ике командага бүленеп үткәргән уеныбызда ятимнәр белән безнең укучылар да катнашты. Максатыбыз-уен барышында аралашу, дуслашу иде һәм без куйган максатыбызга ирештек дип уйлыйм! 
Диләрә. Мине шаккаттырганы - балаларның активлыгы. Алар җырлый да, бии дә һәм нинди генә шигырьләр белми! 
- Әйе, кызлар. Без үзебез кайвакыт әдәбият дәресләренә бер шигырьне дә ятлап килеп, матур итеп сөйләргә ялкауланабыз. Ул балалардан үрнәк алырга кирәктер, минемчә. Ә яшәү рәвешләре белән таныштыгызмы? 
- Әйе,чыгышларыннан соң безгә экскурсия үткәрелде.Үзләрендә менә дигән бассейннары, махсус психологик үзәкләре бар. Иң ошаган бүлмә -һөнәрханә. Берсеннән -берсе матур кул эшләренә карап сокланып туймаслык! 
- Торак булмәләрдә ничә кеше яши? 
Илүзә.Бер бүлмәдә 4-5 бала яши. Урыннары уңайлы, чиста. 
- Үзләрен ничек күрсәттеләр. Гади балалардан аерылалармы? 
Динара. Дөресен генә әйткәндә, аерылалар. 
Гаҗәеп. Бу балалар инде кечкенәдән күп әйберне аңлап үсәләр, бирешмиләр.
- Әти-әни ул иң зур һәм кадерле бүләк, ә без моны аңлап бетермибез, үзебезгә булмаган проблемалар уйлап чыгарабыз. Беренче чиратта, әти-әниләребез яныбызда булганга, рәхмәтле булырга тиешбез. Янә барырга ниятлисезме соң? 
Динара. Әлбәттә! Сәвия апабыз балаларга икенче юлы килгәндә футбол уйнар өчен спорт белән шөгыльләнүче малайларны алып килергә вәгъдә бирде.

 

Изгелек кыл!

 Кеше күңеле бигрәк әллә нинди,

Һәрбернең уе төрлечә,

Кемдер яши үзе өчен генә,

Ә кемнеңдер күңеле изгедә

 

Изге гамәл кылу авыр түгел,

Җаның теләп эшкә алынсаң:

Йөрәк җылыңны син кызганмасаң,

Мохтаҗларга һәрчак кул сузсаң.

 

Яхшылык ул җирдә ятмый диләр,

Эшлә,дустым, бары изгелек.

Меңе белән сиңа кире кайтыр,

Һәм күрерсең син дә изгелек.

                               

                        Фәнзия  Нуруллина

 

Әгәр материаль яки психологик рәвештә ярдәм итәсең килә икән (кирәкмәгән кием,уенчыклар һ.б) түбәндәге сылтамалар аша безнең белән элемтәгә кер!

This site was designed with the
.com
website builder. Create your website today.
Start Now